Маннур Талип улы Саттар — күренекле татар сатирик-шагыйре.

Тәрҗемәи хәле Маннур Саттаров 1920 елда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган.

1938 елда, Казанда педучилище тәмамлагач, апасы Гөлчирә чакыруы буенча Сәмәй шәһәренә, анда эшләп торган татар мәктәбенә эшләргә килә. Бер ел эшләгәч, Маннур пединститутның физика-математика факультетына укырга керә. 1939 елның сентябрендә 12 гына көн укып кала, чөнки укыган җиреннән аны гаскәргә алынуга повестка эзләп таба.

9 айлык курслар узып, артиллерия сержанты дәрәҗәсен ала. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда лейтенантлар курсларын ашыгыч төштә уза. Куйбышев өлкәсендә җыелган 356нчы укчы дивизиягә эләгә. Дивизион разведкасы итеп билгеләнә. 1945 елның 14 гыйнварында Польша өчен барган сугышта каты яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике 1 нче, бер 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ. б. медальлар белән бүләкләнә.

1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлый. 1952 — 1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән.1952-1954 елларда Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән Маннур САТТАРОВ: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк…” Иске Ярмәктә һәм аннан Казанга күчкәч, укытучы булып эшләгән елларда аның шигырьләре «Чаян» журналында басыла башлый.

Рус шагыйрьләре Геннадий Паушкин, Анатолий Колесников, Анатолий Мелузников, Борис Железнов, Леонид Топчий һәм бүтәннәр тәрҗемә иткән шигырьләре шулай ук «Чаян» журналында, «Советская Татария» газеталарында басыла.

Маннур Саттаровның күп кенә шигырьләре, такмаклары һәм бәетләре Татарстан дәүләт филармониясе артистлары башкаруында сәхнәләрдән һәм радиодан еш яңгырый.

Беренче китабы «Мылтыклы шүрәле» Татарстан китап нәшриятында 1982 елда дөнья күрә. Татарстан язучылар берлегендә тормаган. 2009 елдан язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясе (МАПП) әгъзасы.

Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров кадәр Казанда яши. 2016 елның 11 ноябрендә шунда вафат була.

Гаиләсе Ике тапкыр өйләнгән була. 1948 елда Ильямова Мәдинә Хөсәен кызына өйләнә. Уллары Мансур (1948) – күренекле рәссам.

1954 елда Гөлфия Хәмид кызы Мөштәри белән кавышалар. Уллары Нияз Саттаров Казанда тора.

Чыганаклар Татар язучылары порталы Аксакал сатирического цеха Маннур абыйны алганнар! Моңсу оптимист Н.Акмал. Бәхилләшми китеп барган...

Сылтамалар Маннур Саттаров: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк...” / Чулпан Камалова / – №8 (12178), 5 март, 2015

Видео

Искәрмәләр

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Фронтовик язучылар Төркем:Татар теле укытучылары Төркем:Сатирик язучылар Төркем:Мәктәп директорлары